velikol.ru
1

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе.


ГЕОГРАФИК КИЧӘ




Укытучы: Гаффарова Д. В.

Март, 2006

Уенга әзерлек

Уенда ике команда катнаша . Беренче команда “Сәяхәтчеләр”, икенче команда “Альпинистлар”. Командаларга девиз сайлана.

Бәйгенең шартлары белән таныштыру:

  • Текстның эчтәлегеннән чыгып, илнең исемен әйтергә.

  • Аның турында мәгълүматлар китерергә.

  • Халкы турында сөйләргә.

Уен барышы


  1. Бу ил диңгез буенда урнашкан. Ул зур дулкыннардан дамбалар ярдәмендә саклана. Безгә аннан матур-матур чәчәкләр алып кайталар.

Көтелгән җаваплар:

  • Голландия.

  • Голландия халкы Европада беренче булып буржуаз революция ясый.

  • Татарстанда Голландия ысулы белән бәрәңге үстерәләр.

  • Бәрәңге согы ашказаны һәм ашказаны асты бизе авыруларыннан файдалы
^

“Сок җитештерү” уены.


(Һәр командага пычак, бәрәңге ,марля, тәлинкә, кыргыч бирелә. Бәрәңгене әрчиләр, кыргыч аша үткәрәләр. Марля ярдәмендә согын сыгып алалар. Иң күп сокны сыгып алган команда җиңүче була).


  1. Биредә майя халкы Юкатан ярымутравында шул чор өчен мәдәни яктан алга киткән дәүләтләрен төзегән. Майя халкы прототөрки тел төркеменә керә, татар халкы да шул төркемнең яңа бер буыны булып тора.

Җавап:

  • Мексика.

^ Индеец” уены.

(Командадагы һәр кеше мишеньгә ук ата. Иң күп ук тидергән команда җиңүче итеп билгеләнә.)


3. “Дөньяның җиде могҗизасының” берсе урнашкан ил. Халкы ислам дине тота. Ике кыйтганы аерып торучы Сүәеш каналы биредә урнашкан.

Җавап:

-Мисыр.

^ Мумия” уены.

(Һәр командага берәр төргәк кәгазь бирелә. Командадан 1 кешене шуның белән төрәләр. Кәгазьне ертмыйча, пөхтә итеп алдан төреп бетергән команда җиңүче була).


  1. Башкаласы әкиятләрдә, легендаларда макталган, нефть ятмаларына бай булган ил. Халкы ислам динен тота. Илнең халыкара блокадада булуы биредәге тормышка авыр йогынты ясаган.

Җавап:

-Ирак. Багдад шәһәре.


^ Келәм туку” уены.

(Командаларга төрлечә киселгән рәсемнәр бирелә. Кисентеләрне төгәл, тиз җыйган команда җиңүче була).


  1. Мәңге яшел джунглилары, тау итәкләрендә җәелеп үскән чәй куаклары, диңгез төбендәге мәрҗәннәре белән танылган ил. Биредә сыер иң изге хайван булып санала. Халыкны касталарга бүлеп йөртәләр. Халкы буддизм, ислам динен тота. Сәнгатьнең иң гүзәл үрнәге- “Таҗ Мәхәл”.

Җавап:

  • Һиндстан.

^ Мәрҗән эзләгәндә” уены.

(Командаларга шарлар бирелә. Иң беренче өреп кабарткан команда җиңүче була).


  1. Утраулардан чыга торган кояш иң беренче нурларын аңа сибә. Бик биек изге таулары бар. Ул җитештерү өлкәсендә алдынгы технологиягә ирешкән. 1945 нче елда атом коралы афәтен үз җилкәсендә татыган. Файдалы казылмалары юк дәрәҗәсендә.

Җавап:

  • Япония.

^ Югары технологияләр” уены.(Оригами).

(Командаларга төрле зурлыктагы кәгазьләр бирелә. Алардан бөкләү юлы белән төрле фигуралар ясарга.)


7. 2001 нче елда су басып киткән Себер шәһәре. Кыйммәтле металлар, асыл ташлар чыганакларына бай. Болан асраучылык белән шөгыльләнәләр.

Җавап:

  • Якутия.

Болан тоту” уены.

( Тармаклы мөгезгә 5м ераклыктан аркан ыргыту. Һәр уенчы 1 мәртәбә генә аркан ыргыта. Кайсы команда боланны күбрәк эләктерә, шул команда җиңүче була.)


8. Нинди генә җирләр күрсәм дә, үз илемнән дә матуррак, күркәмрәк, якынрак төбәкне таба алмадым. Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил. Бу-безнең кендек каныбыз тамган җиребез бит.

Җавап:

  • Татарстан.

Җырлыйк әле” уены.

(Командалар туган ил, авыл турында җыр җырлыйлар).


Йомгаклау.

Бәйгегә йомгак ясала.