velikol.ru
1



Контроль эш №3

Санлы hәм һәрефле аңлатмалар. Тигезләмә.

Вариант 1

  1. Тигезләмәләрне чишегез:

А) 87 - х = 39 в) (38 + у) – 18 = 31

Б) z + 24 = 43 г) 604 + (356 – у) = 887


2. Мәсьәләне тигезләмә төзеп чишегез.

Вагонда 62 пассажир бара. Тукталышта вагоннан берничә кеше төште һәм 47 пассажир калды. Тукталышта ничә кеше чыккан?


  1. Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:

(223 – m) + (145 – n), әгәр m = 167, n = 93 булса.


  1. Аңлатманы гадиләштерергә:

А) 328 + n + 428;

В) 378 – (k + 258).


5. АВ кисемтәсендә М ноктасы билгеләнгән. Әгәр АМ кисемтәсе 35 см, ә МВ кисемтәсе АМ кисемтәсеннән m см га кыскарак булса, АВ кисемтәсенең озынлыгын табыгыз. Аңлатма төзегез, гадиләштерегез һәм m=24 см булганда исәпләгез.


6. 0, 5, 6 цифрлары белән ничә өчурынлы сан төзеп була? Цифрлар кабатланырга мөмкин.


Контроль эш №3

Санлы hәм һәрефле аңлатмалар. Тигезләмә.

Вариант 2

  1. Тигезләмәләрне чишегез:

А) y – 27 = 45 в) 63 – (25 + z) = 26

Б) 37 + x = 64 г) (x – 653) + 308 = 417


2. Мәсьәләне тигезләмә төзеп чишегез.

Рамил күлдә 51 балык тоткан. Берничә балыкны дустына биргәч аның 37 балыгы калган. Рамил дустына ничә балык биргән?


  1. Аңлатманың кыйммәтен табыгыз:

(m - 148) - (97 + n), әгәр m = 318, n = 45 булса.


  1. Аңлатманы гадиләштерергә:

А) m + 527 + 297;

В) 456 – (146 + m).


5. CD кисемтәсендә N ноктасы билгеләнгән. Әгәр CN кисемтәсе 45 см, ә ND кисемтәсе CN кисемтәсеннән n см га кыскарак булса, CD кисемтәсенең озынлыгын табыгыз. Аңлатма төзегез, гадиләштерегез һәм n=36 см булганда исәпләгез.


6. 1, 8, 9, 0 цифрлары белән ничә өчурынлы сан төзеп була? Цифрлар кабатланмасын.