velikol.ru
1

Контроль эш.

Информация күләме һәм кодлаштыру.

Вариант 1.


  1. 4 х 4 ле тактада беренче йөрештән соң икенче уенч күпме информация ала?

  2. 3 бит информация ал өчен тигез вакыйгалар саны күпме булырга тиеш?

  3. Беренче һәм икенче вакыйгалар ихтималы 20 шәр процент, ә өченче һәм дүртенче вакыйгалар ихтималлылыгы 30 ар процент булса, нәтиҗәне белгәч күпме информация алыныр?

  4. 2345 санын Рим саннары белән язырга.

  5. 21310 санын 2-ле, 16 лы системада күрсәт

  6. Стереоаудиофайлның тавыш тирәнлеге 8 бит, дискретизация ешлыгы 22500 Гц. 3 минутлык бу файлның күләме күпме булыр?

  7. Унлы кодта язылган текстны ачыклагыз: 087 111 114 100

  8. 640 х 480 ле режимда 16 төстән торган монитор өчен күләме 256 Кб булган видеохәтер җитәме?


Контроль эш.

Информация күләме һәм кодлаштыру.

Вариант 2.


  1. 5 бит информация алу өчен тигез вакыйгалар саны күпме булырга тиеш?

  2. Кайсы айда туганыгызны белгәч, төгәл көнен белү өчен иң азы ничә сорау бирергә кирәк?

  3. 1738 санын 2-ле һәм 16 лы системаларда күрсәтергэә.

  4. 2876 санын Рим цифрлары белән яз.

  5. Бер вакыйганың ихтималлылыгы 40%, ә калган 3 вакыйганың ихтималлыклары 20 шәр процент булса, нәтиҗәне белгәч күпме информация алыныр?

  6. Дан сүзен икеле кодта язарга.

  7. Компьютер экраны 800 х 600 режимында. Төс тирәнлеге 16 бит булса видеохәтер күләмен ачыклагыз.

  8. Моноаудиофайлның озынлыгы 4 минут 10 секунд. 16 бит тирәнлектә кодлаштырылса,16 кГц ешлыкта дискретлаштырылса, бу файл күләме күпме?