velikol.ru
1

Заявка на участие в региональной научно-практической конференции посвященной 85летию со дня рождения

заслуженного профессора В.Х.Хакова.


ФИО: Гайсина Алия

Место учебы: Черки-Кильдуразская СОШ, ученица 9 класса

ФИО научного руководителя: учитель татарского языка и литературы, 2кв. категории Мулюкова Альфира Мухаммятовна

Название научного направления: Тюрскиеи финно-угорские языки и литературы

Тема доклада: “В.Х.Хаков – олуг галим”

Почтовый адрес: Gaisina1996@mail.ru

Телефон: 89510648700

Домашний адрес: село Старые Лащи ул. Кирова д. 26


Буа муниципаль районы мәгариф учреждениясе

Татарарстан республикасы Буа районы

^ Черки- Килдураз урта гомуми белем бирү мәктәбе


Вахит Хаков – олуг галим”


Башкарды: 9 сыйныф укучысы

Гайсина Алия

Фәнни җитәкче: Мөлекова Әлфирә

Мөхәммәт кызы

Газиз телем гасыр диңгезләрен

Кичә-кичә килгән ерактан.

Йөрәк каным белән ил бирдем дә,

Күкрәк сөтем белән

Тел бирдем.

Саклый алсаң – мәңгелек фатихам.

Җуйсаң, сатсаң – күкрәк сөтем хәрәм!...

(С. Сөләйманова)

Телне тарихи яктан өйрәнмичә торып, халыкның чын, дөрес тарихын белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. “Халык, милләт үз тарихын борынгыга никадәр тирән төшеп эзләп таба, киләчәген дә шулкадәр ерак күрә һәм билгели ала,” - диләр галимнәр. Телнең барлыкка килүен һәм формалашуын өйрәнү дә шул телдә сөйләшүче халыкның чын тарихын ачуга кайтып кала.[1]i

Хәзерге татар милли әдәби теле үзенең тамырлары белән гомумтөрки әдәби телгә барып тоташа. Татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Борынгы төрки әдәби тел рун һәм уйгур хәрефләре белән язылган.

Рун язуы уңнан сулга таба язылган, юллар өстән аска таба дәвам итә торган булган. Борынгы төрки хәрефләре, үзләренең язылу рәвешләре белән, татар-башкортларда соңгы дәверләргә кадәр кулланылган гаилә тамгаларын хәтерләтә. Һәм бу табигый. Чөнки безнең борынгы әби-бабаларыбыз, уйгур һәм гарәп графикаларын кулланганга кадәр, рун әлифбасы белән эш иткән. Рун язулы истәлекләр Себердә, Монголиядә, Алтайда һәм борынгы төркиләр яшәгән кайбер башка җирләрдә табыла. Төркиләрдә рун әлифбасы, нигездә, исламгача чорда, ягъни 9 гасырга кадәр актив кулланыла.

Рун текстларының күпчелеге төрле ташларга, диварларга, металл һәм сөяк әйберләргә, чүлмәкләргә язылган. 8-9 гасырлардан башлап кәгазьгә теркәлгән текстларда очрый. Әмма рун истәлекләренең төп өлеше эпитафик характерда, ягъни каберташ язмалары рәвешендә.

Рун хәрефләре белән төркиләр хакимиятендә утырган танылган кешеләргә кабер ташлары язылган. Бик зур ташларга теге яки бу зат турында ак шигырьдә озын-озын поэмалар иҗат итеп төшерелгән.

Борынгы төрки әдәби тел уйгур язуында да сакланган. Уйгур хәрефләре белән өстән аска таба язалар, вертикаль юллар сулдан башлана, уң якка дәвам итә. Уйгурлар әүвәл, башка төркиләр шикелле, туран, рун әлифбаларын кулланалар. 7 гасырларда алар үз әлифбаларын төзиләр. Уйгур әлифбасында тамгаларның бер өлеше, гарәп графикасындагы кебек, сүзнең башында, уртасында, ахырында килүенә карап, төрлечә язылалар.

Безнең көнгә килеп җиткән борынгы төрки истәлекләренең күбесе уйгур хәрефләре белән язылган. Алар арасында дини, әдәби, тарихи текстлар, тәрҗемәләр, оригиналь әсәрләр бар.

Халкыбызның борынгы тарихы, мәдәнияты гомумтөрки чор белән тыгыз мөнәсәбәтле. Ерак көнчыгыштан Монголия далаларын алып Карпат тауларына, Дунайга кадәрге җирләр – борынгы төркиләрнең асыл Ватаннары. Биредә төрле дәүләтләр таралган. Шушы гаять зур төрки дөньясында 5 – 11 йөзләрдә үк инде язма культура шактый зур үсеш ала.

Билгеле булганча, язу җәмгыятьнең эчке һәм тышкы ихтыяҗлары нәтиҗәсендә туа һәм үсә. Төркиләр гарәп язуын кабул иткәнче инде өч графика– туран, рун һәм уйгур әлифбаларын кулланалар. Борынгы төркиләр өчен билгеле бер дәрәҗәдә кытай, санскрит, еврей, латин язулары да чит булмый.

12 – 13 йөзләргә кадәр төрле графикаларда язылган төркичә ядкярләр – хәзерге төрки халыкларның уртак мирасы, милли әдәбиятларының нигезе, елга башы. “Котадгу белек” поэмасында сүзнең, шигъри фикернең әһәмиятенә, үлемсезлегенә кат-кат басым ясала. Шуңа охшаш мотив Кол Галидә, Котбта, шагыйрьләре иҗатында күзәтелә.[2]ii

Тел байлыгы бай итәр, тел юклыгы юк итәр, ди халык. Әйе, чынлап та, иң элек Сүз булган диләр ич! Дөньяда сүздән дә көчле нәрсә юк, дип тә өстиләр. Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган, дигән мәкальне дә гыйбрәтле тарихка карап әйтәләр.

Тел гыйлеме дигән фәннең олылыгын, бөеклеген, халкыбыз тарихы, мөстәкыйльлеге өчен зарурлыгын үз теле белән дә, саллы хезмәтләре белән дә һәрдаим сиздереп-аңлатып яшәгән олуг галимебез, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Вахит ага Хаков.


Кулланылган әдәбият:


  1. Татар әдәби теле тарихы – Казан: КДУ, 1985

  2. Татар әдәби теле тарихы – Казан: КДУ, 1993

  3. Тел-тарих көзгесе – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003

i 1. Татар әдәби теле тарихы – Казан: КДУ, 1985

ii 2 Татар әдәби теле тарихы – Казан: КДУ, 1993