velikol.ru
1

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Һәр гаилә балага тәэсир итү мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмый. Сәбәпләр күп төрле: кайбер гаилә баласын тәрбияләргә теләми, кайберләре тәрбияли белми, кайберләре аның кирәклеген дә белми. Барлык бу очракларда да мәктәпкәчә учреждениенең квалификацияле ярдәме кирәк.

Хәзерге вакытта җәмгыяти мәктәпкәчә тәрбиянең кирәклеге ачык. Соңгы елларда мәктәп учреждениесенә югары таләпләр куела.

Белем бирү роленең үсеше дөньяда күп илләр дә шул исәптән безнең илдә дә үзгәрә һәм мәктәпкәчә учреждениегә дә мөнәсәбәт үзгәрә. Хәзер алга мәктәпкәчә учреждениенең педагогик функциясе куела: ничек тәрбиялиләр, нәрсәгә өйрәтәләр, мәктәпкә хәзерлек ничек тора.

Балалар бакчасы педагогик функциясен эффектлы үтәве өчен балаларга белем бирү сыйфатын һәм эчтәлеген кабат карарга, һәр бала тәэсир итү юлларын эзләргә тиеш. Болар барсы да коллективны бала тәрбияләү дә союзниклар эзләргә этәрә.

Тик шулайда бакчада эшләүче һәр тәрбияче гаилә белән эшнең мөһимлелеген һәм кирәклеген аңлап бетерми. Бигрәк тә яңа эшли башлаучылар. Алар болай уйлый: “Мине баланы тәрбияләргә өйрәттеләр, аны фәнни нигездә тәрбиялим, бала көне буе бакчада. Әти-әни баланы санаулы сәгатьләр генә күрә, дөрес тәрбияләмәсәләр дә куркыныч түгел.”

Кайбер әти-әни фикере: “Бала минеке, мин аны беләм, аңлыйм, үземчә тәрбиялим. Бакчада исән-сау йөреп кенә торсын.” Шулай итеп балага якын булган ике як – әти-әни һәм бакча бер-берсенә бәйсез рәвештә тәрбия алып баралар. Бу яхшы нәтиҗәләр бирмәячәк.

Бала тәрбияләү уңай гадәтләр, тәртип кагыйдәләре формалаштыруга, эшчәнлекнең рациональ формаларына өйрәтүгә корылган. Болар барсы да баланы тәрбияләүче зурлар укыту алымнары, тәэсир итү алымнары, таләпләр турында бергә эш алып барсалар гына мөмкин. Мәсәлән: эмоциональ яктан баланы спортка тарту да гаиләнең мөмкинлеге күбрәк. Ә бакча иҗади мөмкинлекләрен ачуны, белем бирүне квалификация башкара ала. Болардан чыгып шундый нәтиҗә ясап була. Заманча мәктәпкәчә учреждение һәм гаилә бәйләнеше нигезендә хезмәттәшлек ята. Хезмәттәшлек итүнең башлап йөрүчесе педагоглар булырга тиеш. Чөнки алар белем бирү эшенә профессиональ әзерлекле, тәрбиянең уңышлылыгы гаилә белән бакчаның бергә эшләвеннән торганын аңлыйлар. Тәрбияче бу бергәләп эшләү өчен кирәклеген аңлый, шуңа әти-әнине дә ышандырырга тырыша.

Хезмәттәшлек урнаштырудагы инициативы һәм бу бәйләнеш мәсьәләләрен квалификацияле тормышка ашыру мәктәпкәчә учреждениесенең төп ролен билгели. Шунсы мөһим: әти-әни тәрбияченең бакчага әйбәт мөнәсәбәттә булуына, тәрбияченең бала тәрбияләүдә компетентлылыгына ышанырга, иң мөһиме шәхес сыйфатлары ( кайгыртучанлык, кешеләргә игътибарлылык, ягымлылык) өчен хезмәт итәргә тиеш. Бу ышаныч үзеннән үзе генә барлыкка килми. Тәрбияче аны балага ягымлы игътибарлыгы, киң күңеллеге белән яулый ала. Балаларга аралашу культурасын, тактлыгын һәм бер-берсен аңлауны да өстәргә кирәк. Бөтен дөнья статистикасы шуны күрсәтә – заманча гаилә тәрбиясе кирәк кадәрле эффектлы һәм тулы түгел. Шуңа күрә күп илләрдә гаиләнең педагогик культурасын күтәрергә юнәлтелгән программалар эшләнә. Әти-әниләрнең педагогик культурасын үстерә максатыннан психологик – педагогик яктан үстерү- бакча һәм әти-әни белән хезмәттәшлектәге юнәлешнең берсе.

Әти-әниләрнең психологик-педагогик яктан үстерү эчтәлегенә тормыш иминлеге саклау, бала сәламәтлеген ныгыту, дөрес физик үсеш өчен шартлар тудыру турында сораулар кертү мөһим. Баланың бакчага ияләшүе, рациональ туклану, чыныктыру көн режимы, массаж, гимнастикалар турында тәрбияче генә түгел, бакчаның шәфкать туташыда рекомендацияләр бирә. Бакча әти-әни өчен ачык булырга тиеш.

^ Гаилә һәм бакчаның хезмәттәшлек итү формалары.

Бакчаның балаларның гаиләләре белән хезмәттәшлекнең оештыручысы булып мөдир тора. Ул педагогик коллектив һәм әти-әниләрне берләштереп гаилә һәм бакчада балаларны тәрбияләүнең билгеле бер системасын белдерә. Бу хезмәттәшлекнең төп мәсьәләләре һәм якынча эчтәлеге өлкән тәрбияче һәм мөдирнең еллык планында билгеләнеп, календарь планда конкреттыштырыла. Балалар тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр, хезмәттәшлекнең төрле формаларын чиратлаштырганда, бу эшкә баланың гаилә членнарын һәм бөтен коллективны актив тартканда күренә.

Хезмәттәшлек итүнең формалары нинди соң? Баланың өенә бару бала, аның әти-әниләре белән контакт булдырырга ярдәм итә. Тәрбияче бару вакытын алдан билгели. Бу баруның вакыты, әңгәмә ун-унбиш минуттан артмаска тиеш. Ачык ишекләр көне – шактый киң таралган форма. Әти-әнигә бакча белән, аның традицияләре, кагыйдәләре, тәрбия-белем бирү эшенең үзенчәлекләре белән танышырга ярдәм итә. Килгән әти-әниләр белән бакча, балалары йөри торган группага экскурция үткәрә. Шөгыль, прогулкага әзерләү балаларның эшләрен күзәтәләр. Ахырдан өлкән тәрбияче әти-әниләр белән әңгәмә үткәрә, сорауларга җавап бирә. Әңгәмәләр индивидуаль дә, группа белән дә булырга мөмкин.

Консультацияләр. Аларның максаты булып әти-әниләрнең билгеле бер белемнәрне үзләштерүе, проблемалы сорауларны чишәргә ярдәм итү тора. Яшь әти-әниләр өчен семинар-практикумнар үткәрү отышлы.

Әти-әниләр җыелышлары. Күмәк җыелыш елга ике тапкыр үткәрелергә тиеш. Анда яңа уку елына куелган мәсьәләләр, белем бирү эше нәтиҗәләре, җәйге сәламәтләндерү программасы һәм физик тәрбия сораулары карала. Группа җыелышлары ике-өч айга бер үткәрелә. Елга бер җыелышны гаиләдә бала тәрбияләүгә багышларга мөмкин.

Әти-әниләр конференциясе. Аның төп максаты – гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Гаилә белән эш – авыр хезмәт, аңа заманча якын килергә кирәк. Тәрбияче дә, әти-әни дә – зурлар, һәрберсенең психологик үзенчәлеге, үз тормыш тәҗрибәсе бар.

Бер секундка гына фантазиягә бирелеп күз алдына китерик әле. Әти –әни баланы иртән бакчага китереп исәнләшеп группага кертеп җибәрәләр дә, китәләр. Бала көне буе бакчада. Кич килеп әти-әни саубуллашып баланы алып китәләр. Тәрбияче һәм әти-әни аралашмыйлар, баланың уңышлары яки авырлыклары турында сөйләшмиләр, баланы нәрсә кызыксындыра, сөендерә, кәефен төшерә – ачыкламыйлар. Әти-әни һәм тәрбияченең уртак максаты бар: балаларны бәхетле, актив, сәламәт, тормышны яратучан, аралашучан шәхесләр итеп тәрбияләү. Практика шуны күрсәтә: әти-әни һәм тәрбияче арасындагы теләсә нинди бәйләнеш эффектлы. Ә кайчакта тәрбияченең әти-әни белән аралашуы бер-берсенә претензия белдерүгә корыла. Аралашу эчтәлекле, ике як өчен дә кирәкле темага нигезләнгән булса гына уңышлы була. Аралашу оештыруда төп роль тәрбиячегә бирелә. Ул коммуникатив алымнар куллана белергә, гаилә һәм тәрбия проблемаларында ориентлашырга, соңгы фән казанышлары белән таныш булырга тиеш. Әти-әниләр тәрбияченең компетентлылыгын, бала үсешенең уңышлылыгы белән кызыксынуын сизәргә тиеш.


Катнаш төрдәге Балтач 4 балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениесе.


БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ҺӘМ ГАИЛӘ АРАСЫНДАГЫ

ХЕЗМӘТТӘШЛЕК.

(педагогик киңәшмәдә чыгыш)


2011-2012 уку елы