velikol.ru
1

Тел-сүз. Әдәбият-сәнгать. Фән-белем.

Телнең роле, телгә осталык, туган тел һәм чит телләр

Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.

Ананын; балага биргән иң зур бүләге - тел.

Ашыккан тел чүпрәккә әйләнә.

Аяк белән абынудан тел белән абыну яман.

Әдәп башы - тел.

Бал тамган телдән агу да тамар.

Дөньяда иң ачы нәрсә дә - тел, иң төче нәрсә дә - тел.

Елан агуы тешендә, адәмнеке - телендә.

Инсафлының теле саф.

Кесәңдә малың булмаса, телеңдә балың юкмы?

Кеше - теленнән, хайван тезгененнән эләгә.

Кеше теленә чуер таш чатный.

Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

«Көш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

Озын тел елан кебек: авыздан чыкса, муенга урала.

Суны - таяк белән, кешене тел белән үлчиләр.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Татлы тел аю биетә.

Татлы тел еланны да өненнән чыгарыр.

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Тел белән тегермән тартып булмый.

Тел кечкенә булса да, сүзе дөньяга сыймый.

Тел сөйләр дә керер, ни күрсә дә баш күрер.

Тел татлысы иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр.

Тел таш яра, таш ярмаса баш яра.

Тел җиде кат җир астыннан да таба.

Телдән килгән кулдан да килсен.

Теле барлар халык булган, теле юк лар балык булган.

Теле барның юлы бар.

Теле бозыкның күңеле бозык.

Телең белән ашыкма, эшең белән ашык.

Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт.

Телең озын булса, гомерең кыска булыр.

Телне бал белән кисәләр.

Телнең буе кече, гөнаһы олы.

Телнең зиннәте - тугры сүз.

Тиле илчегә акыллы тылмач кирәк.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Тугры телемне тыя алмыйм, туганыма керә алмыйм.

Фил күтәрмәгәнне тел күтәрә.

Һәр илнең ачкычы - тел, телен белгән ил ачар.

 

Авызы бар, теле юк.

Агач авыз, балта тел.

Ай-һай телең, тел очыңда безең.

Русчаны белмим, татарчаны аңламыйм.

Тел бистәсе, куян хастасы.

Тел өсте бал да май, тел асты ай да вай.

Телгә килсә очынган, эшкә килсә кычынган.

Телгә күршегә кереп тормый.

Теле авызына сыймый.

Теле белән тере агачны корытыр.

Теле дилбегә буе.

Теле көрәк, сүзе кибәк.

Теле сарыкныкы, теше бүренеке.

Теле телгә йокмый.

Теленә шайтан төкергән.

Телең булмаса, күптән карга күтәреп алып китәр иде.

Телең чыптадан булса, әллә кайчан тузып бетәр иде.

 


^ Сүз, аның төрләре. Сүзне үтәү. Чын һәм ялган. Сөйләм культурасы

Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия.

Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

Авызыңнан тозсыз сүзең чыкканчы, каерылып тезең чык-сын.

Агач башын җил бутый, адәм башын сүз бутый.

Адәм сөйләшеп, хайван иснәшеп таныша.

Адәмне әләк белән органчы, башына бәләк белән ор.

Аз сөйләгән аз ялгышыр.

Аз сүз - алтын, күп сүз - бакыр.

Аз сүз - үз сүз, күп сүз - чүп сүз.

Аз сүзле - алтын, күп сүзле - болтун.

Акыллы сүз алтыннан кыйбат.

Акыллы сүз тимер капканы да ачтыра ала.

Алдау бакыр акча кебек: бик кечкенә эшләргә генә ярый.

Асылынган кеше өендә бау турында сөйләшмиләр.

Ат кешнәшеп белешә, адәм сөйләшеп таныша.

Ат ычкынса тотылыр, сүз ычкынса тотылмас.

Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

Аяк астыннан чыккан еланнан саклан, аяк астыннан чыккан яладан саклан.

Аңламаганга туры сүз дә кыйшык булып күренә.

Аңламый сөйләшкән авырмый үләр.

Әйткән бер сүзгә ышансаң, төпсез коега төшәрсең.

Әйткән сүз - каккан кадак.

Әйтсәң - сүз чыга, төртсәң - күз чыга.

Әләк төбе - һәлак.

Әләкче, кеше өстеннән әләклим дип, үзен әләкләгән.

Бакма кешенең йөзенә, бак син әйткән сүзенә.

Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

Бер сүз күтәрә алмаган кеше күп сүз күтәрергә мәҗбүр булыр.

Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.

Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.

Бәлачегә бер таяк, әләкчегә мең таяк.

Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.

Гайбәт күмер кебек: көйдермәсә дә буйый.

Гайбәт чәйнәгәнче сагыз чәйнә.

Гайбәтне әйт колакка, ишетелер еракка.

Гайбәтченең теле мең колач.

«Дыр»белән «ди»не иккәннәр дә, чыкмаган, ди.

«Дыр»га чыпчык та кунмый, дырылтый да очып төшә.

Дәлиле азның сүзе озын.

Дәшми торганда җүләр дә акыллы.

Дәшми торсаң, котырган аю да юашлана.

Дөньяны җил боза, адәмне сүз боза.

Дөресен әйткән котылыр, ялган әйткән тотылыр.

Елан - аяксыз, ялган - тамырсыз.

Еланның агуы тешендә, ялачының - телендә.

Җылы-җылы сөйләсәң, елан да өненнән чыга.

«Имеш»нең җимеше юк.

Ип белән сөйләгәннең ирене авыртмый.

Йомшак сүз садакадан артык.

Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

Йөри белмәгән юл бозар, сөйли белмәгән сүз бозар.

Каргыш ике башлы, юан башы үзеңә төшә.

Каргыш төбе кан белән, теләк төбе бал белән.

Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.

Кеше сөйләгәнне сөйләмә, үзең күреп сөйлә.

Кеше ышанмастай сүзне дөрес булса да сөйләмә.

Кешегә артык сүз әйткәнче, артык телем ипи аша.

Кешенең, акылы камилләнгәч, сүзе азая.

Колактан кергән салкын сүз йөрәккә барып боз була.

Коры сүздән пылау булмас, дөгесе-мае булмаса.

Көлке сүз сөйләшү ашка тоз салу кебек.

Көндез сөйләшсәң - эшең кала, кич сөйләшсәң - йокың кала.

Күп йөргән азар, күп сөйләшкән язар.

Күп сөйләгән кешенең хатасы да күп була.

Күп сүзнең азы яхшы, аз сүзнең үзе яхшы.

Нык сүзне тимер дә җиңә алмый.

Озын сүздән кыска җеп яхшы.

Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.

Сине тыңламаган җирдә дәшми утыр.

Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, син йомшак сүз белән җавап бир.

Сөйләгән кеше ахмак булса, тыңлаган кеше акыллы булсын.

Сөйләгән сүзең татлы булса да, кайта-кайта сөйләмә.

Сөйләр сүзең алтын булса да, күп сөйләгәч бакырга калыр.

Сөйләшә белмәгән кешедән өрә белгән эт артык.

Сүз иясе белән йөрми.

Сүз куган бәлагә юлыгыр, юл куган казнага юлыгыр.

Сүз сөйләргә яратсаң, кешене дә тыңлый бел.

Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.

Сүз сөйләү - һөнәр, сөйли белмәгән үләр.

Сүз сөяктән үтәр, таяк иттән үтәр.

Сүз чыпчык түгел, очырсаң тота алмассың.

Сүзең булсын аңларлык, өзелсә дә ялгарлык.

Сүзең көмеш булса, тик торуың - алтын.

Сүзең үлгәнче үзең үл.

Сүзне әйтмә, әйтсәң - кайтма.

Сүзнең башы каты булса, соңы татлы була.

Талаш - майлы аш түгел.

Талашсаң килешергә юл калдыр.

Татлы сүз әйтеп телең сынмас.

Татлы сүз - җан азыгы, ачы сүз - баш казыгы.

Тиешсезгә сөйләү - ташка тары чәчү.

Тиргәшчегә тиңләшмә, талашчыга таңланма.

Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.

Туры сүз башта зәһәр булса да, соңы шикәр; ялган сүз башта шикәр булса да, соңы зәһәр.

Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра.

Туры сүзгә ант кирәкми.

Туры әйткән котылыр, ялганлаган тотылыр.

Туры әйткән туганына ярамаган.

Тыныч күлгә таш атма, тиешсез җиргә сүз катма.

Төче сүз - агу, ачы сүз - дару.

Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.

Уен сүзне һәркем белмәс, кешесенә карап сөйлә.

Уйламый сөйләсәң, башыңа тукмак алырсың.

Ук берне үтерсә, сүз меңне үтерә.

Үзең алтын булмасаң да, сүзең алтын булсын.

Үтерек кешенең дөрес сүзенә дә ышанма.

Үтерек сүз җанга үч, үткен пычак кынга үч.

Хикмәтле сүзне чүплектә күрсәң дә ал.

Чабатаны катласаң ныгыр, сүзне катласаң сүтелер.

Ягымлы сүзгә берәү дә ачуланмый, ачулы сүзгә берәү дә куанмый.

Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайта алмассың.

Яла теле еланнан яман.

Ялган белән яла бер арбада йөриләр.

Ялган озын аяклы, гайбәт озын колаклы.

Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак.

Ялган әйтеп файда тапсаң, соңыннан зарар табарсың.

Ялганчы төшендә дә ялганлый.

Ялганчының бер исеме ялачы.

Ялганчының өе янган, берәү дә ышанмаган.

Яман сүз йөрәккә таш булып утырыр.

Яман сүз уттан каты пешерер.

Яман хәбәр алтмыш аяклы була, имеш.

Яхшы сүз ара төзер, яман сүз ара бозар.

Яхшы сүз балдан татлы.

Яхшы сүз - җан азыгы, усал сүз - баш казыгы.

Яхшы сүз - җанга рәхәт, яман сүз - җанга җәрәхәт.

 

Авызым иләк булса, сүзем сирәк.

Аның әйтере бар, кайтыры бар.

Аулакта авыз япмас, җыенда сүз тапмас.

Әйткән сүзен эт җыймас.

Әйткәнгә күнеп, төрткәнгә түнеп.

Бер тиен биреп сөйләтеп булмас, ике тиен биреп туктатып булмас.

Берсе тугай дип сөйли, берсе бугай дип сөйли.

Гайбәте түгел, гадәте.

Иске авыздан яңа сүз.

Кеше сөйли ялганны, мин сөйлим аннан калганны.

Кеше сүзе бер колагымнан керер, бер колагымнан чыгар.

Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.

Мин аз әйтсәм, син күбен аңла.

Орыр сүзем күңелемдә, орыр ташым куенымда.

Син әйтмәдең, мин ишетмәдем.

Сиңа ялган, миңа чын.

Сөйләргә үзен җиде кала җиңмәс.

Сүздә - болан, эштә - елан.

Сүзе балдай, күңеле боздай.

Сүзе белән көлдерә, күзе белән көйдерә.

Сүзе сүзгә ошамый, авызы сүздән бушамый.

Сүзләр хуш, кесә буш.

Тавышы бөереннән чыга.

Тәмле бәлештән калыр идем, шыпырт сүздән калмас идем.

Төтен түгел, сүзләре күзгә кермәс.

Үзсүзле, үгез күзле.

Үз төнлегеннән генә карап сөйли.

Үзе алтын булмаса да, сүзе алтын.

Үзе тавышчан да, изгелеккә авышучан.

Үзем түрдә, сүзем үрдә.

Үзең бакыр булсаң да, сүзең алтын.

 


Әдәбият, фольклор әсәрләре, көй, бию. Музыка кораллары

Авызыңны борсаң җыру була, аягыңны атсаң бию була.

Ай белән көн уртак, җыр белән көй уртак.

Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.

Белгәнгә җыр, белмәгәнгә «дыр».

Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.

Бер биюче белән туй булмый.

Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата.

Бии белгәнгә бер идән тактасы да җитә, бии белмәгәнгә бөтен идән дә аз.

Биисе килмәгәнгә көй килешмәс.

Борынгылар сүзен тыңламасаң, борының белән капланырсың.

Борынгыларның әйткәне кыеш китмәс.

Гармунчы назлы булыр.

Думбыра туй төшкән өйгә килешер.

Елап яшәгәнче, җырлап үл.

Ерактан җырлаган җыр матур ишетелә.

Җыр белгәнгә җыр һөнәр, җыр белү дә зур һөнәр.

Җыр, кайгыны басмаса да, күңелне ача.

Җыр - күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч.

Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.

Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.

Җырның ертыгы юк, ертылса ямавы юк.

Җырның ертыгы юк, көйнең китеге юк.

Ике биюче бер арканда биемәс.

Иң яхшы көйне дә рәттән өч кат җырламыйлар.

Ияк күрке - сакал, сүз күрке - мәкаль.

Камчат күрсәң атып ал, мәкаль сүзне отып ал.

Карама агач еш булмый, картлар сүзе буш булмый.

Картлар сүзен кар басмас.

Кемнең җырын җырласаң, шуның көен көйләрсең.

Кеше җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.

Кубыз биетми, моңы биетә.

Курайдан килгән сорнайга китәр.

Көй - күңелнең моңы.

Көйне уйнап кына түгел, уйлап чыгар.

Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.

Музыканы хайваннар да яраталар.

Мәзәк - күңел ачкычы, табышмак - зиһен ачкычы.

Мәкаль сакалдан олырак.

Мәкаль җыймыйм - акыл җыям.

Мәкальдә ялган юк, яхшыда яман юк.

Мәкальне адәм чыгармый, заман чыгара.

Мәкальсез сүз - тозсыз аш.

Скрипка искергән саен яхшырыр.

Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.

Сүз - чәчәк, мәкаль - букет.

Табылган табышмак бик җиңел күренер.

Тамчы төшми чәчәк ачылмый, җырламыйча йөрәк басылмый.

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

Уенчы назланып мазаңны алыр.

 Уенчыга ялынсаң, өч көнгәчә назланыр.

Шатлыгың ашса да - җыр, кайгы басса да - җыр.

Шигырь гомере шагыйрь гомереннән озын.

Эчкә сыймаган җырга чыга.

Яучы телен саклый, думбырачы кылын саклый.

Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри.

 

Алдан ук барабан кагып кычкыру.

Аңа җырларга кушалар, ул: «Аягым авырта»,- ди.

Болай чакта авыз япмас, туй дигәндә җыр тапмас.

Бу әле әкиятнең баласы, мичтә ята аның анасы.

Ерактан тыңлаганда матур җырлый.

Иске көйләр белмим, яңаларын оталмыйм.

Коры куык, ярык барабан.

Ни думбыра белмәгән, ни сызгыра белмәгән.

Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.

 


^ Фән-гыйлем, уку-язу, галим-надан, белү-белмәү

Аз белмәгән күп тә белмәс.

Акча, мал - бер көнлек, гыйлем, һөнәр - гомерлек.

Алтын җирдән табыла, белем - китаптан.

Арпа-көрпә аш булмый, надан кеше баш булмый.

Аю беләгенә, адәм белегенә - ышана.

Бай булмасаң бай булма, гыйлем-һөнәргә сай булма.

Байлык бозга язган, белем ташка язган.

Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

Белгәнгә - белек, белмәгәнгә кул селек.

Белгәнең - тугыз, белмәгәнең - утыз.

Белем - белгечлек патшалыктан югары.

Белем белгән филгә менәр, белем белмәгән гүргә иңәр.

Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы.

Белемдә - бәхет, белемсезгә дөнья ләхет.

Белемне алу суганнан ачы, азагы балдан татлы.

Белемсез эшләүче юлсыз җирдән баручы белән бер.

Белмәгәнен сорап өйрәнгән - галим, гарьләнеп сорамаган - үзенә залим.

Белмәгәнне сорауның ояты юк.

Белмәү бер гаеп, белергә тырышмау ун гаеп.

Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.

Болыт астындагы кояшның җылысы юк, халыкка төшмәгән гыйлемнең файдасы юк.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Галим белсә дә сорый, надан белмәсә дә сорамый.

Галим белән надан арасы былбыл белән карга аермасы.

Галим кадерен галим белер, надан кадерен беркем белмәс.

Галим үләр - сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр.

Галимнең бер көне наданның бөтен гомеренә тора.

Гамәлсез гыйлем - яңгырсыз болыт.

Гыйлем белән аз гамәл дә файдалы.

Гыйлем кояштан яктырак.

Гыйлем үз иясенә - дус, мал үз иясенә - дошман.

Гыйлемлекнең тамыры ачы булса да, җимеше татлы.

Дөнья - йозак, ачкычы - белем.

Дөнья тора ун тәңкә, гыйлем тора мең тәңкә.

Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

Каләм тоткан әрәм булмас.

Кешенең очар канаты белем була.

Кием - тәннең, гыйлем - күңелнең зиннәте.

Китап - бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы.

Комсызлык һәр җирдә гаеп, белемгә комсызлык гаеп түгел.

Кылыч көченә караганда каләм очы әсәрлерәк.

Күп яшәгән ни белер, күп укыган шул белер.

Күп беләсе килгән кеше күп йокламый.

Мал бае бөләр, гыйлем бае бөлмәс.

Мәктәп юлы - җәннәт юлы.

Наданлык - бәхет юлында киртә.

Наданлык - дәвасыз авырудыр.

Наданның белгәне- «белмим».

Наданның сүзе ишектән чыкканчы гына ярый.

Тирәнлек - диңгездә, зирәклек - гыйлемдә.

Уку - белем болагы, белем - гомер чырагы.

Укыдым димә, белдем диген.

Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.

Эшнең иң ләззәтлесе - гыйлем эстәү.

Үзең бел, кешедән сора.

 

«А»ны «б»гә куша белмәү.

«Әлиф»кә бар, «би»гә юк.

«Әлиф»тән «би»гә кадәр, йөгердем өйгә кадәр.

«Әлиф»не таяк дип белми.

Бар да яхшы, без яман, бар да галим, без надан.

Ике аягыннан тотып селексәң, «әлиф» төшмәс.

Үзе белми, кешедән сорамый.

Үзе белмәс, белгәннең телен алмас.

Хәрефкә хәрефне ялгый белү.

Хәрефкә ябышып ятучы.

Яза-яза сандыгын тутырган, укый белмичә авызын ачып утырган.


^ Гаилә һәм туганлык

Гыйшык, мәхәббәт, сөйгән яр

Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә.

Бер күктә ике ай булмый, бер күңелдә ике мәхәббәт булмый.

Гаепсез яр эзләгән ярсыз калыр.

Гашыйк эшен дә онытыр, ашын да онытыр.

Гыйшыкка ишек бикле булса, тәрәзәдән керер.

Гөл - чәнечкесез, мәхәббәт көнчелексез булмас.

Дәртсез - дивана, гыйшыксыз - багана.

Дөнья күрке сөйгән яр белән.

Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә- капкач, күккә - баскыч, мәхәббәткә - дару.

Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс.

Кеше белән уртак кием кимә, кеше белән уртак яр сөймә.

Күз меңне күрер, күңел берне сөяр.

Күп сайлаган - тазга, күп эзләгән - базга.

Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк.

Мәхәббәт акчасыз да бакча ясый.

Мәхәббәт, бер булса да, ике йөрәктә яши.

Мәхәббәт уты тәмуг утыннан җиде өлеш артык булыр, ди.

Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный.

Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер.

Сөйгәнеңнең суы да балдан татлырак.

Талымсызга тәмсез юк, мәхәббәткә ямьсез юк.

Үз сөйгәнең үзеңә хур кызыдай күренә.

Үзең янмасаң, башканы яндыра алмассың.

Чәчәк яз белән, мәхәббәт наз белән.

Яраткан күңелдә ялган булмый.

 Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы.

Бер көн Харис белән, бер көн Барие белән.

Гыйшыгын гыйшык, йөрергә ката кыйшык.

Ирене белән үбәр, теле белән өзәр.

Иске йөрәк, яңа дәрт.

Мине күр дә дәртеңнән үл.

Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән.

Февраль микән, март микән - гыйшык микән, дәрт микән.

Яратканга ябышкан, болар каян табышкан.

 ^ Егет, егетлек сыйфатлары

Абруйлы егеткә әҗәлле куян юлыга, ди.

Акылсыз егет - авызлыксыз ат, юньсез егет - йөгәнсез ат.

Алдан сөйләү егет эше түгел.

Ат яхшысы тездән билгеле, егет яхшысы сүздән билгеле.

Атның даны егет кулында, егетнең даны үз кулында.

Байның күрке мал белән, егет күрке дан белән.

Батыр егет - ил күрке.

Ваемсыз егет - ишәккә иптәш.

Егет буласың килсә юмарт бул.

Егет булса, җебеп тормас; җебеп торса, егет булмас.

Егет егетнең көзгесе.

Егет кеше - арысланга тиң кеше.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Егет сүзе бер булыр.

Егет чагында малсыз да булма, ярсыз да булма.

Егет үлемгә дә елмаеп бара.

Егетнең егетлеге ат җигүеннән билгеле.

Егетнең сүзе үлгәнче үзе үлсен.

Иртә торган егетнең бәхете артык булыр.

Куркак егет куй башыннан да курка.

Мин-минләнгән егетне яу килгәндә күрербез.

Чаман егет дигәнче, яман егет дисәңче.

Яңгырсыз болытның җиле бар, дымы юк; уңмаган егетнең теле бар, юне юк. 

Егет фартавый, атлар тарталмый.

Егет фырт, аты хөрт.

Егет җилле, чикмәне билле, формасы бар да, нормасы юк.

Егет җилле, җиләне кыскарак.

Төнлә - егет, көндез - үлек.

 


Кыз

Аулак өйдә кыз сайлама, урак кырында сайла.

Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас.

Белемле кыз - бирнәле кыз.

Гөл үссә - җирнең күрке; кыз үссә - илнең күрке.

Кош борынсыз булмас, кыз урынсыз булмас.

Куштан кыз матур була.

Кыз байлыгы - күркәм холык.

Кыз баланың күңеле саф су кебек.

Кыз кеше - мыскалга салынмаган ак ефәк.

Кыз чак - кояшлы көн.

Кыз яхшысы холыктан билгеле.

Кызлар йөзек эченнән дә үтә.

Кызлы йорт - нурлы йорт.

Кызлы кеше капкасына кырык ат бәйләнер.

Кызы барның назы бар.

Кызыңның төсен мактама, эшен макта.

Мактаулы кыз туйда хур булыр.

Оялчан кыз - сөйкемле кыз.

Тауның күрке - таш, кызның күрке - чәч.

Яхшы кызны авылдан җибәрмиләр.

Әдәпле кыз сәдәпле.

 

Ашка саласы тоз түгел, базар торасы кыз түгел.

Әкеми, сиңа кызлар тәтеми.

Безгә дигән кыз анасыннан тумаган.

Кияүгә бирәсе кыз түгел, ашка саласы тоз түгел.

Сиңа дигән кызлар әле мич алдында күмер ашый.

 


^ Гаилә кору, яучы-димче, буйдак йөрү

Анасы мактаганны алма, ил мактаганны салма.

Ат алсаң, арба кирәк; хатын алсаң, бар да кирәк.

Ат урлаган бур булыр, кыз урлаган хур булыр.

Аучы ау аулый, яучы кыз яулый.

Ашны ачыкканга бир, кызны гашыйгына бир.

Барсаң табып бар, егетне танып бар.

Бөркет булмый таусыз-кыясыз, адәм булмый йортсыз-семьясыз.

Иртә торган белән иртә өйләнгән алданмас.

Иртә өйләнгән улына-кызына кинәнгән.

Иң матур итеп сайраучы кош - сандугач; иң матур итеп сөйләүче кеше - яучы.

Кош - канаты белән, семья татулыгы белән көчле.

Кызы бар кешегә кырык яучы килә.

Күке оя кормас, тиле семья кормас.

Мәхәббәтсез семья - тамырсыз агач.

Өйләнмәгән өйсез булыр, тормышы көйсез булыр. Семья - бәхет ачкычы.

Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер.

Яхшы атка камчы кирәкми, яхшы ярга яучы кирәкми.

 

Без өйләнгәч төн кыска булды.

Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый.

Синең өйләнәсең юк, минем кияүгә барасым юк.

Суга дип киткән, кияү алып кайткан.

Төядәй кыз биреп, төймәдәй ит җимәдем.

Үзләре табышкан, үзләре барышкан.

 


^ Туй-төшем, бирнә, калым

Алда булачак туй өчен хәзердән биеп торма.

Әнә туй, менә туй, ат өстенә кәҗә суй.

Киңәшле туй таркалмас.

Көн дә бәлеш, көн дә туй булмый.

Туй дигәндә түмгәк тә тибрәнә.

Туй кунак белән күркәм.

Туй яме уен-көлке белән.

Туй үпкәсез булмас.

Туйга барсаң туеп бар, ашка барсаң ашап бар.

Туйга дигәч, тугыз еллык хаста терелгән.

Туйның булуыннан «була» дигәне күңелле.

 Аргы очта туй бар дип, бирге очта биегән.

Миңа туй булсын, тамакка сый булсын.

Өйдә авызын япмаган, туйда җырлар җыр тапмаган.

Туем капкага җиткән, орчык-кабам кайда икән?

Туең узган, туның тузган.

Туй сыенда яшибез.

Туй сылтавы белән тайлы булдым.

Хәерле булсын Хәмидәнең никяхы.

Чакырмаган туйга күлмәк кигән.

^ Килен (һәм башкалар)

Ашамыйм дигән килен ашады җитмеш белен.

Ике килен пешергән аш йә гел тоз булыр, йә гел тозсыз булыр.

Килбәтле кыз килен булгач күренер.

Килен килбәтле булсын, сүзе ширбәтле булсын.

Килен төшсә, төкле аягы белән төшсен.

Киленнең уңганын морҗа ачуыннан ук белеп була.

Шапшак киленнең себеркесе чүп астында булыр.

Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кияү үз улыңнан яхшы.

Киленне килгәч күрербез.

Үземнең киленем усал, кызымның биеме усал.

 


^ Кияү (һәм башкалар)

Ат тозга килә, кияү кызга килә.Киявең көйсез булса, теш сызлавыннан яман булыр.

Киявеңнең түреннән улыңның ишек төбе артык.

Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма.

Юньсез кияү йорт тотмас.

 Кияү үзебезнеке, гаеп итмәс.

Көйсез кияү булды бер.

Утыр, кияү, урынча, эскәмия буенча.

Эч, эч, кияү, шикәр киштәдә.

^ Ир, ир-ат, ир-егет

Агым судан ат кичәр, авыр көннән ир кичәр.

Алты кабып ат туйсын, җиде кабып ир туйсын.

Ат аенда сыналыр, ир елында сыналыр.

Ат үлсә - тояк калыр, ир үлсә - мактаулы аты калыр.

Имән агачның иелгәне - сынганы, ир егетнең оялганы - үлгәне.

Ир, башын бөксә дә, тезен чүкмәс.

Ир булсын, ипие булсын.

Ир дигәннең намусы бар. Ир-егет ата-анасын ташламас.

Ир-егетнең эчендә игез арыслан булыр.

Ир-егетнең эчендә иярле-йөгәнле ат ятыр.

Ир кичмәслек елга юк.

Ир уңмаганы икмәксез.

Ир өйдә күп утырса, өй пәриле булыр, имеш.

Ирлек сүздә түгел, йөрәктә.

Ирмен дигәннең сүзе төз, төз булмаса - аннан өмет өз.

Ирнең асылы эштә танылыр.

 Кайгы күрми егет ир булмый.

Карчыганың очышыннан, ир-егетнең аяк басуыннан.

Намуслы ир хур булмас.

Тырышкан ир морадына ирешер.

Үзеңне ир белсәң, үзгәне шир бел.  

Һәр бүрек кигән ир түгел.

Карап торуга - ир, тиеп карасаң - чир.

Өйдә арыслан кебек, урамга чыкса - тычкан кебек

 ^ Хатын, хатын-кыз

Авылда талашчы хатын булса, бүредән эт кирәкми.

Акыллы хатын - хәзинә.

Атың начар булса да, хатының яхшы булсын.

Баеткан да хатын, бөлдергән дә хатын.

Бер хатын: «Салам яна»,- дисә, икенчесе: «Самар яна!» - дип әйтер, ди.

Бәхетнең баглы - хатыннан уңу.

Дәүләт-байлык дус-иш аркасында, яхшы исем хатын арка-сында.

Изге хатын - оҗмах хуры, яман хатын - дөнья гүре.

Ике хатын бергә килсә - базар, өч хатын бергә килсә - ярминкә.

Йорт тоткан да хатын, йорт бетергән дә хатын.

Күктә туй бар дисәләр, хатыннар баскыч сорар.

Суга барган хатынның алтмыш авыз сүзе бар.

Тависнең төзәнмәгәне булмас, хатынның бизәнмәгәне булмас.

Уңган хатын кар өстендә казан кайната.

Уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер.

Уңмаган хатынның пич алды тулы чүп була.

Хатын кеше - өй фәрештәсе.

Хатын киңәше ханга ярый.

Хатын-кыз күп булган йортта су булмый.

Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи.

Хатын уңса казна, уңмаса каза.

Хатыннар өчен иң авыр эш - сер саклау.

Хатыннарның кылычы бер вакытта да тутыкмый.

Хатыны яхшыга бәхет кирәкми, хатыны яманга ләхет кирәкми.

Шайтан булдыра алмаганны хатын булдырган.

Яман хатын мактаныр, төшкә тикле ятам, дип.

Яхшы кием - туй дәүләте, яхшы хатын - өй дәүләте.

 

Кеше хатыны - мамык, минеке - кабык.

Кеше хатыны пешереп алганчы, минем хатын көйдереп тә ала.

Сабанының чөе юк, бичәсенең көе юк.

Үзе чуклы, түре чүпле.

Хатыным сукыр - җаным тыныч.

 

^ Ир һәм хатын

Акыллы ир хатынын яманламас.

Ата алмаган атыннан күрер, кайтып килеп хатыныннан күрер.

Бер хатынның хәйләсе кырык ир хәйләсеннән артык.

Бил бәйләп кенә ир булмассың, чәч тарап кына хатын булмассың.

Ир акыллы булса, хатын күндәм була.

Ир - баш, хатын - муен.

Ир белән хатын - игезәк җан.

Ир белән хатын - куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер.

Ир китерә белсен, хатын җиткерә белсен.

Ир сугыштан кайтыр, сугыш хәлен хатыныннан ишетер.

Ир яхшы булса, ямьсез хатынга дә төс керә, ди.

Ир өй салган - хатын җимергән, хатын өй салган - шайтан да җимерә алмаган.

Ир өйдән чыкса - бәрәкәт, хатын-кыз өйдә торса - бәрәкәт.

Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр.

Ирле хатынга бүре дә тими.

Ирләр өйдә утырса да, күңеле тышта; хатын-кыз тышта йөрсә дә, күңеле өйдә.

Ирнең уңмаганы икмәксез булыр, хатынның уңмаганы күлмәксез булыр.

Оялчан хатын - шәһәр бәясе, оялчан ир - тәкә бәясе.

Өйне кырык ир тутырмый, бер хатын тутыра.

Хатын гайрәтле булса, ир куркак булыр.

Хатын канаты - ир, ир канаты - ат.

Яман ирне яхшы хатын кеше итәр.

Яман хатынның, пычагы үтмәсә дә, теле үтәр.

Атыбыз - ирле, буебыз - ярлы.

Ире чыкса - киенер, ире кайтса - көенер.

Ирем китте калага, мин киттем далага.

Бала

Әүвәлге байлык - бала.

Бала - бәгырь җимеше.

Бала егыла-егыла егылмаска белер.

Бала елап үсә.

Бала, йөрергә өйрәнгәнче, үрмәләп йөри.

Бала, оятын белсә, бала да булмас иде.

Бала табу бер кыен, бала багу мең кыен.

Бала тездә чакта сөйдерә, тездән төшкәч көйдерә.

Бала-чагалы кеше җимешле агач кебек.

Бала үз ризыгы белән туа.

Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер.

Балага өч яшь тулганда бөтен өй сөйләшергә өйрәнә.

Балалы кеше - бай кеше.

Балалы өй - базар, баласыз өй - мазар.

Балалы өйдә гайбәт булмас.

Баланы бозасың килсә - макта.

Баланы иркәләү аны типкәләүдән яман.

Баланы кыйнаганчы багананы кыйна.

Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

Баланы эт тә ярата, бия дә, хикмәт - тәрбиядә.

Баласыз өйдә кот юк.

Баласызның җаны тыныч, ә картлыгы - куркыныч.

Бер баланың авыруы ун өлкәннекенә тора.

Бишкә кадәр һәрбер бала - патша.

Бу дөньяда бал татлы, балдан да бала татлы.

Исәр баладан иркә бала яман.

Өеңдә ни юк булса, бала шуны сорый.

Өйнең яме бала белән, күлнең яме кама белән.

Сабыйга ат та - ат, таяк та - ат.

Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас.

Утынны чапкан яксын, баланы тапкан баксын.

Үзе егылган бала еламас.

Һәркемнең үз баласы үзенә якын.

Яхшы бала кечкенәдән билгеле.

Яхшы туса - илгә кот, яңгыр яуса - җиргә кот.

 

Бездә тумаган бездә тормас.

Кырык бала тапкан, керер капка тапмаган.

Мич астында да бала, мич өстендә дә бала.

Ник туганына үкенә.

Өстән бишек тирбәтә, астан баланы чеметә.

Элек туган да - белми туган, соң туган да - белеп туган.

 

Ир бала һәм кыз бала, ул һәм кыз

Атадан алтау тусаң да, үз улың булмаса ялгызсың.

Бер яхшы кыз җиде улга тора.

Бәхете булган кешенең улы ипле, кызы күрекле булыр.

Ир бала туса, өеңә бер фәрештә кунар, ди; кыз бала туса - җитмеш фәрештә кунар, ди. Ир бала унбиштә - өй хуҗасы.

Кыз холыгы белән сөйкемле, ул әдәбе белән сөйкемле.

Кызлы кеше - назлы кеше, уллы кеше - юллы кеше.

Малай, кулына акча керсә, көчек сатып алыр.

Уллы урманда үлмәс, кызлы кырда үлмәс.

Уллы утынга ялчымас, кызлы суга ялчымас.

Улың ялкау булса, үзеңнән күр.

Һөнәрле булып ул үссен, холыклы булып кыз үссен.

 

Балакаем, булыр сиңа ала таем.

Ни булса - ул булыр, ул булмаса, кыз булыр.

Ул да булды - кыз кирәк.

Ул да тумас, кыз да тумас, туса да тормас.

Улым юк урамда, кайгым юк буранда.

Улсызга ул булып, кызсызга кыз булып.

Утыз улым юк, кырык кызым юк.

 

Үги бала, кеше баласы, үксез-ятим

Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә бер күлмәклек булыр.

Кеше баласы кештәккә тыксаң да илекмәс, бүре баласы бүреккә салсаң да илекмәс. Кубыздагы кыл моңлы, үксез үскән кыз моңлы.

Тишек кайда - җил шунда, ятим кайда - сүз шунда.

Үз кызына алкыш, үги кызга талкыш.

Үксез бала үз кендеген үзе кисә, имеш.

Үксез баланың теле ачы булыр.

Үксезгә үгет бирүче күп, урын бирүче юк.

Үксезнең авызы ашка тисә, борыны ташка бәрелер.

Ятим баланың күңеле сынык.

Ятим ярасының ямавы да өстендә.

Ятимнәрнең бәйрәме - яңа күлмәк кигәндә.

 

Ана. Үги ана

Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

Ана ачуы - язгы кар: күп булса да, тиз эри.

Ана куены туннан җылырак.

Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.

Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр.

Ананың бер догасы җиде мулланың бәддогасын җиңә.

Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.

Инә сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән.

Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

Үги ананың иң яхшысыннан да козгын тавышы килә.

Үз атаң белән ачы булсаң да, үги анаң белән төче бул.

Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.

Чит кешенең сөюе - үз анаңның йодрык төюе.

 Ана куеныннан чыгып җитмәгән.

Анадан алган сөтләрен китерү.

Анасы яламаган.

Мәнди анасы да белә.

Тапкан анам түгел, яраткан Аллам түгел.

 

Ана һәм бала

Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Ана янында бала ятим булмый.

Бала ананы утка бастырыр.

Бала көя көя хәтле, ана көя дөя хәтле.

Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрәге авыртыр.

Баласы алма капканга анасының теше камашкан.

Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр.

Улы данга чыкса, анасы яшәрер.

Уңмаган хатынга бала сылтавы.

Ханнан бала олы, баладан ана олы.

Яшь баланың зарын анасы белер.

 


Ата

Ата алмаган атасына үпкәләгән.

Ата аркасы - кала аркасы.

Ата дошманын үзеңә дус тотма.

Ата малы тиз төкәнер.

Ата һөнәрен тоткан - бай.

Атасыз йорт - батасыз йорт.

Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр.

Атың барында җир таны, атаң барында ил таны.

Җәйләүгә тугай яхшы, киңәшкә атай яхшы.

Үзең тырышып тапмасаң, ата малы бер айлык.

Ата һәм бала

Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.

Ата һөнәре - балага мирас.

Атадан качкан ул башсыз, хуҗадан качкан кол башсыз.

Атадан яхшы бала туса, атасының ишектәге башын түргә кичерер; атадан яман бала туса, атасының түрдәге башын ишеккә кичерер.

Атасы ат җиккәнче улы атланып чапкан.

Атасы балыкчы булса, бала да суга карый.

Атасы болан атмаганның баласы колан атмас.

Атасы карлыган ашаган булса, балаларының да теше ка-машыр.

Аттан тай узар, атадан бала узар.

Бала башында бер кайгы, ата башында мең кайгы.

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.

Мөгезен сындырганны болан онытмас, атасын хурлаганны углан онытмас.

Яхшы ата баласы - яңа тунның якасы.

^ Ата-ана һәм балалар

Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың бәһасе булмас.

Ана өйрәтсә, балалар җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр.

Аналы-аталы - алтын канатлы.

Анасы юк кыз ятим, атасы юк ул ятим.

Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә.

Ата-ана гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була.

Ата-ана догасы утка-суга батырмас.

Ата йөрәге таудан өлкән, ана йөрәге диңгездән тирән.

Ата күргән ук ата белер, ана күргән тун кисә белер.

Аталы бала - аркалы, инәле бала - иркәле.

Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот.

Бала яман булса, ата-анасына оят булыр.

Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла.

Өч яшьлек малай атага булышыр, өч яшьлек кыз анага булышыр.

 Ата улны белми, ана кызны белми.

Атасын сорасаң - таныксыз, анасын сорасаң - белексез.

Атаң яхшы, анаң яхшы, кемгә охшаган син шакшы.

Әтисен-әнисен тапмадым.

^ Нәсел-нәсәп, туганнар

Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә.

Ара өзек булса, карендәшлек якын була.

Ата-бабалы кеше - тамырлы имән.

в Бай булсаң - туган, ярлы булсаң - суган.

Бакма асылына, бак нәселенә.

Башыңа бәла төшкәндә туганыңны танырсың.

Җиде авылда җиде кардәшең булсын.

Ике туган, бергә килсә, сандугачтай сайрашыр.

Ит тырнактан аерылмас, туган туганнан аерылмас.

Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.

Мал кардәш түгел, баш кардәш.

Нәселленең сүзе өскә чыгар.

Тату туганнар таштан койма койганнар.

Туган бар җирдә ярдәм бар.

Туган кадере - аерылгач, тун кадере - ертылгач.

Туганнар татулыгы байлыктан артык.

Туганыңа авыр сүз әйтмә, йөрәге әрнесә ят булыр.

Туганыңа сүз үтә.

Үзеңнеке бер этсә дә бер тарта.

Ыру-туган бер тередә, бер үледә.

Ыру-туган талашыр, дошман килсә ярашыр.

Ырулының угы узар.

 

Безнең нәселнең күзе яшел.

Ике туып бер калганым түгел.

 

^ Абый-эне, апа-сеңел

Абыеңның сакалы янганын күрсәң, үзеңнекен суга тык.

Ага булсаң - акыл әйт, акыл әйтсәң - мәгъкуль әйт.

Ага-эне тату булса, ат күп булыр; апа-сеңел тату булса, аш күп булыр.

Агай-энедән аю-бүре курыккан.

Агай-эненең кадере аманлыкта беленми, яманлыкта беленер.

Аганы күреп эне үсәр, апаны күреп сеңел үсәр.

Олы ага - икенче ата.

Үз агасын агаламаган - кеше агасын якалар.

Энесе барның тынычы бар.

Яхшы ага - җил ягыңа койма, ышык ягыңа кала.

 

Агай олы, мин зур - атка печән кем салыр?

Агай эшли - мин арыйм.

Камар агасы юк, куркыр хуҗасы юк.

Син ага да мин ага, бу сыерны кем бага?

Җиңем яман булса да, якам яхшы; үзем яман булсам да, агам яхшы.

 

^ Ир ягы һәм хатын ягы карендәшләре

Ашамыйм дигән кодача ашаган алтмыш юача.

Балдыз - алтынга манган көмеш. Баҗа баҗасын күрсә, теле кычыта.

Җиде баҗаны бер бүре ашаган.

Ир кардәше - ишек катында, хатынныкы - түр башында.

Ир ягы тарткан - арткан, ир ягы төрткән - бөлгән.

Каенанасы нинди - килене шундый.

Кода булганчы бик сынаш, кодалашкач бик сыйлаш.

Кодагый утырмаса, атка җиңел була.

Кодалар капка төбенә килеп җитте, орчык-кабаңны ал, кызым.

Кызымның каенанасы усал, үземнең киленем усал.

Кырык өй кода булса, кыргын килмәс.

Кәҗә булса да малың булсын, баҗа булса да нәселең булсын.

 Усал каенанага бер килен дә начар, ун кияү дә яхшы.

Хатын кардәше килсә - табага бәлеш, ир кардәше килсә - көн дә тавыш.

Үзе ялкау каенананың килене дә ялкау була.

 

Ала-кола безнең кода.

Әлеге дә баягы, каенатаның таягы.

Ике баҗа, икесенә бер кәҗә.

Кода-кодагый булыштык, балалар туасы гына калды.

Хикмәти хода, Мөхәммәди кода.

Үзе ача, үзе коча, ай-һай безнең кодача.

 

^ Туган һәм чит-ят

Агай-эне ташласа, ятка ямь.

Ашап эчкәндә дус яхшы, кайгылы көндә үз яхшы.

Елашырга үз яхшы, сыйлашырга ят яхшы. Ерактагы туганнан якындагы ят артык.

Ике туган арасына ят кермәс.

Туган туган белән табышыр, ятка бәла ябышыр.

Үз үтермәс, ят ярлыкамас.

Үзеңнеке үз итмәсә, ятлар бигрәк үз итмәс.

Эше төшсә - үз кеше, эше бетсә - ят кеше.

Яман туганың булганчы яхшы иптәшең булсын.

Ят кешенең баскычы биек.

Ятныкы яннан үтәр, үзеңнеке үзәктән үтәр.

 


Кошлар

 

Кош аулау, кыргый кошлар

Асыл кош - аягыннан, сак балык - саңагыннан.

Бала кош очар, кунар агачын тапмас.

Бала кошның авызы зур булыр.

Балалы коштан җим артмый.

Бер канат белән очылмый.

Канаты бәйле кош очмас.

Кош кунмаган агач юк.

Кош, оясында ни күрсә, очканда да шуны кыла.

Кош сайравыннан билгеле.

Кошларга иректә очу алтын читлектә торудан артыграк.

Кошны кош белән аулыйлар.

Кошның да туган оясы бар.

Кулда асралган кош ерак очмас.

Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый.

Көчсез кошның оясы бөркет янында булыр.

Өметле кош күкәйдә дә җырлый.

Талпынган кош очмый калмас.

Ьәр кош үз оясын үзе корыр.

Һәр кош үз оясына карап оча.

Һәр кошның үз тавышы үзенә хуш.

Читлеккә өйрәнгән кош иректә башын югалтыр.

 

Авыз белән кош аулап йөрү.

Ике канат, бер койрык.

Канат алырга бардык, койрыксыз кайттык.

Канатсыз очып китмә.

Тисә - кошка, тимәсә - бушка.

Өстеннән кош та очырмау.

 

АККОШ

Аккош аягына су йокмас.

Аккош очар күл күреп, былбыл очар гөл күреп.

Аккош һәр күлгә төшмәс.

 

БАЙГЫШ

Байгыш та үз баласына лачын дип исем кушкан.

Байгыш чыпчык аулар.

Байгыштан байгыш туар.

Башыңа кунса, байгыш та сәмруг булыр.

 

БҮДӘНӘ

Бер ел бүдәнә симерә, бер ел тартай симерә.

Бүдәнә симереп батман булмас.

Бүдәнәнең унике пот мае бар.

 

БЫТБЫЛДЫК

Җәйгә чыкса, бытбылдык күкәй сала, тартайның көчәнеп арты тала.

Кәр бытбылдык үз сазын мактый.

 

БӨРКЕТ

Бөркет биектән курыкмас.

Бөркет бәрән ауласа - өлгесе, тычкан ауласа - көлкесе.

Бөркетнең канаты очканда ныгый.

Бөркетнең оясы биек ташта булыр.

 

КАРАКОШ

Каракош та кояштан ары күтәрелә алмый.

Каракошка ук тигән, каерылып караса үз йоны.

Каракошның күзләре үткен булса да, тамыры черегән агачка оя ясый.

 

КАРГА

Асыл буяуга төшкән белән карга каргалыктан чыкмас.

Әҗәле җиткән карга бөркет белән уйный.

Балалы каргадан чүп тә калмый.

Идел каргасы Идел ибенә, Җаек каргасы Җаек җаена очар.

Ике карга талашса, бер козгынга җим төшәр.

Иртә торган карга ашап туя, соң торганы борынын кыра.

Йөз каргага бер таш җитә.

«Кар» дисәң каргага барып тия, «тор» дисәң - торнага.

Кара карга гына картаймый.

Карга баласына: «Бер чукы да, биш артыңа кара»,- дип әйтә, ди.

Карга ит ашаса да кычкыра, тизәк ашаса да кычкыра.

Карга, казга охшыйм дип, ботын каерган.

Карга кар теләсә, яңгыр явар.

Карга карганың күзен чыгармас.

Карга каңгылдап каз булмас.

Карга күзе төшкән орлык шытмас.

Карга, ни хәтле канатын кыеп очса да, карчыга булмас.

Карга, ни хәтле югары күтәрелмәсен, барыбер үләксәгә кунар.

Карга, тутый кош йөрешен йөреп, үз йөрешен оныткан.

Карга үзен кош санар.

Карга үстерсәң, күзең чукыр.

Каргадан карчыга тумас.

Карганы бал белән сыйласаң да, тизәк чукымый туймас.

Карганы читлеккә япмыйлар.

Карганың «карык» дигәне үзенә ямь.

Сандугач сайрый дип карга да кычкырган. 

Үзең карга булгач, кая барсаң да кара йомырка саласың.

Чукыган карга ач булмас.

Ала каргадай алдан олы кычкыру.

Бер карга туярлык ите юк.

Каз урынына карга.

Карга мие эчкән.

Карга җиргә төшмәс борын.

Тавис каурыйлары таккан карга.

Бер карлыгач килеп яз булмый, бер саескан килеп кыш булмый.

 

КАРЛЫГАЧ

Карлыгач сандугачка иярә алмас.

Карлыгачның койрыгы җәпле, еланның - теле.

Карчыга очканда карлыгач узар, сайраганда сандугач узар.

Карчыга авызыннан ит кире чыкмый.

Карчыга күгәрчен белән дус түгел.

Очарга ирек бирмәсәң, яхшы карчыга да берни тотмас.

Бер чебеш алган карчыга икенчесенә янә кайтыр.

Ике карчыга сугышкан, киекчегә йон файда.

Чит илнең карчыгасын үз илеңнең каргасы талый.

Үлгән карчыгадан тере саескан артык.

 

КОЗГЫН

Козгын баласы анасыннан да узган.

Козгын карганы «кара» дип хурлаган.

Козгын яу башлар, яуга карга иярер.

Үләксә исен козгын алдан сизәр.

 

КӨРТЛЕК

Көртлек, кар астына башын яшергән белән, артын күрмиләр дип уйлый.

Көртлек әйткән ди: «Көрткә чумсам да, кышны чыгармын».

Тозагың кормас борын көртлеген ашый башлама.

Үз туенда көртлек тә бии.

 

КҮГӘРЧЕН

Күгәрчен булып туган кош карга булып үлми.

Күгәрчен күгәрченне «гөлдер бу-у» дип мактаган.

Күгәрченнең бодае пэркайда.

Ут чыкса - күгәрчен су ташый, чыпчык чүп ташый, имеш.

 

Күгәрчен сөте генә юк.

Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп торалар.

 

КҮКЕ

Иртә кычкырган күкенең башы авырта.

Күке гыйшык тота, баласын карга карый.

Күке кычкырмый җәйнең яме булмый.

Күке күкәйне үзе салган, баласын каргага тапшырган.

Күкегә оя кирәкми.

 

САЕСКАН

Саескан сайрау белән сандугач булмас.

Саескан, туры очса да, кыек яшәр.

Саескан тутый телен әләкләп сакау калган.

Саескан, үзе бур булгач, оясының түбәсен каплаган.

Саескан җиргә бер кунганда кырык сикерер.

Саесканның койрыгы үзеннән шәп.

Туры очкан саескан төшеп урлап май эчкән.

 

Абзарыннан саескан оча.

Арттан тере саескан очыру.

 

^ САНДУГАЧ (БЫЛБЫЛ)

Бака кычкыра башлагач, сандугач телдән калыр.

Бакчасыз йортка былбыл кунмас.

Былбылны алтын читлеккә япсаң да, үз тал-тирәген сагынып сайрар.

Былбылның өне татлы, тутыйның теле татлы.

Оясыз сандугач сайрамый.

Сандугач булсаң сайрый да бел.

Сандугач - читлектә, карга - иректә.

Сандугач шәп сайраган өчен читлеккә эләгә.

Сандугач юк елны карга дан тотар.

Сандугачны сайрарга өйрәтмиләр.

Сандугачны өйгә җибәрсәң, мәчеңне читлеккә яп.

Өй артында куагың булса, сандугач кунагың булыр.

 

Йокым - сандугач йокысы.

Сандугач күк сайрый.

 

ТАВИС

Тавис - каурые белән матур.

Тавис киенер дә ясаныр, аккош коеныр да сыйпаныр.

Тавис кошы койрыгына бакса - кинәнгән, аягына бакса - җирәнгән, ди.

Тависның күлмәге ефәк булса да, аягы ыштыр булыр.

 

ТОРНА

Йөз чыпчык чырылдавыннан бер торнаның торылдап куюы артык.

Торна да кыйбланы ташлап туган җиренә кайта.

Торна каурыен салган - аяклары да томшыгы калган.

Торнадан курыккан тары икмәс.

Һавадагы торнаны тотам дип, кулындагы чыпчыкны җибәрмә.

 

Торна тәпи алып килү.

Һавадагы торнага кулымны тотып тормага.

Һавадан торна санау.

 

ТУКРАН

Тукран башы авырткач «чукымам, чукымам» дисә дә, авыртуы беткәч «чукырмын, чукырмын» дип әйтә ди.

Тукран кич тәүбә итәр, иртән онытыр.

Тукранның балтасы борынында.

Урманда тукран да солтан, ди.

 

ТУРГАЙ

Сарыкка сыенган тургай да сау кала.

Тургай котырса бөркеткә чабар, эт котырса иясен кабар.

Тургай, яңгыр тисә, баласын яшерә, рашкы тисә, үз башын яшерә.

Таң алдындагы тургай күк тәкелдәдең.

 

ТУТЫЙ

Тутый аягын күреп хурланды, буен күреп сырланды.

Тутый сөйли белсә, күркә тик тора белә.

Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше була алмас.

Тутыйны читлеккә теле кертә.

 

ЧЫПЧЫК

Аучы чыпчыкка тозак кормас.

Ил өстендә чыпчык үлми.

Иртәнге чыпчык тешен казыр, соңгы чыпчык күзен казыр.

Карт чыпчыкны кибәккә алдый алмассың.

Чыпчык дулап киртә җимерә алмас.

Чыпчык, симерсә дә, батман килми.

Чыпчык та тутый кош кызын сораган, ди.

Чыпчык «чыбыгым» ди, карга «каеным» ди, имеш.

Чыпчыкның да үзенә күрә моңы бар.

 

Чыпчык биреп каз алмакчы була.

Чыпчык пыр иткәндә, йөрәге шыр итә.

Чыпчык чүпләп бетермәс.

 

ШОҢКАР

Очкан кошның барысы да шоңкар түгел.

Шоңкар юкта ябалак мәйдан тотар.

Шоңкардан кош куркыр, тургайдан корт куркыр.

 

ЯБАЛАК

Былтыр үлгән ябалак быел башын күтәргән.

Үзе ябалак булса да, үзен лачын атаган.

Чырайсыз ябалакны урман да куган, авыл да куган.

Ябалак елый, урман йоклый.

Ябалак күрмәгәнгә кояш гаепле түгел.

Ябалакка көннән төн якты.

Ябалакның планын куян белмәс.

 

Ябалак кыйнаган нәрсә.

Ябалак шулпасы чөмергән.

Язгы ябалак, көнче күбәләк.

 

^ БАШКА КОШЛАР

Акчарлак килми яз булмый.

Акчарлак суда булыр.

Әтәлге мактанса, «тычкан тоттым!» дияр.

Әтәлгене куй, карчыганы чөй.

Дөя кошы башын комга тыгып кына аучыдан яшеренә алмый.

Дөя кошын да арбага җигәләр.

Каз килсә - яз килә.

Каз китә дип карга киткән.

Каз үзе чүлдә булса да, күзе күлдә булыр.

Карга теләген теләшкән тартай үзенә давыл китергән.

Кенәри үзе читлектә, күңеле иректә.

Лачын кошка һава кадерле.

Сиртмә койрык:  «Минем койрыгым сиксән пот»,- ди, имеш.

Сыерчык бала чыгарганчы гына сайрый.

Сыерчык, диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.

Тартар гомере «тар-тар» дип үтәр.

Тартарның теле башына җитәр.

Тәвә кошы,  «оч» дисәң - «мин тәвә»,  «йөк тарт» дисәң, «мин - кош» ди икән. Торымтайдан очкыр кош булмас, тургай ташлап каз алмас.

Үз урманында чупай да купай.

Үлгән лачыннан тере чыпчык артык.

Һәрбер көелте үз сазлыгын мактый.

Шәүлегән су чыгарган, карга кинәнгән.

Күгәрченнәр арасындагы чәүкәләр кебек.

Тилгән мие ашаган.

Һөдһөд тоткан күк булган.

 

Кошчылык, йорт кошлары

 

КАЗ

Аерылган каз тупланган каргага җим булыр.

Балалы казга җим тимәс.

Каз артыннан тавык Идел аша очмас.

Каз - каз белән, үрдәк үрдәк белән очар.

Каз какылдаудан туймас, үрдәк бакылдавын куймас.

Каз үрдәкне талый, үрдәк тавыкны талый.

Оясын пычраткан каз басып торыр.

Ялгыз казның тавышы чыкмый.

 

Аңарда каз зиһене бар.

Мактанма, каз,- һөнәрең аз.

 

КҮРКӘ

Кабарыну - күркә гадәте.

Кызыл күрсә, күркәнең гайрәте килер.

Күркә җилгә симерә.

Күрше авылның күркәсе - үз авылыңның үрдәге.

 

ТАВЫК

Алмаган тавык, салмаган йомырка, чебешләрне сата башлама.

Аңгыра тавык көшел өстендә ач йоклый.

Балалы тавык - гаугалы халык. Берәүнең чебешен үтерсәң, тавык түләрсең.

Бүленгән тавыктан бүленмәгән күкәй артык.

Йомырка салган тавык үзе кытаклый.

Йомыркадан җөй эзләмә.

Кап-кара тавык та ап-ак йомырка сала.

Кеше тавыгы каз кебек, йомыркасы баш кебек.

Кешенең чебешен ашасаң, казыңны бирерсең.

Күкәй салмас тавык көн элгәре кытаклый.

Күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә.

Мая башы - бер күкәй.

Соңга калган йомыркадан сукыр чебеш чыгар.

Сукыр тавыкка бакра да бодай.

Тавык белән ят, әтәч белән тор.

Тавык берәр бөртек чүпләп тә тук тора.

Тавык, йомыркасы артына җиткәч, урын эзли.

Тавык «кикрикүк» дигән белән әтәч булмас.

Тавык кытакламаса, күкәй саласын кем белә.

Тавык очса - тамга куна, лачын очса - тауга куна.

Тавык төшенә тары керә, ашамаса тагы керә.

Тавык чүпләнеп тамак асрый.

Тавык үз кетәген мактый.

Тавыкны күкәй өйрәтми.

Тавыкның азганы әтәч булып кычкырыр.

Тавыкның ерак сәфәре - ындыр.

Таңдагы тавыктан бүгенге йомырка артык.

Үләсе килгән чебеш кое кырыенда йөрер.

Чебешне көз саныйлар.

Чебиле тавык тилгәннән курка.

 

Аннан әйбер алганчы, тавыктан сөт саварсың.

Аның тавыгы юргалый.

Йомыркадан җөй тапкан, беләүдән тут тапкан.

Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә.

Күкәй эчендәге сары кебек.

Суга төшкән чебеш кебек.

Тавык түгел, йолкып ашамаслар.

Тавык чүпләп бетергесез.

Тавыкка күз салып, сарыктан колак каккан.

Тавыкны күкәй өйрәтә.

 

ӘТӘЧ

Әтәч кычкырса, «хатыным күп, түшәгем юк!» дияр, имеш.

Әтәч - үз чүплегендә патша.

Булыр әтәч йомырка эчендә үк кычкырыр.

Вакытсыз кычкырган әтәчне суеп ашыйлар.

Карт әтәч кычкыручан була.

Соң кычкырган әтәчнең тавышы ягымсыз.

Тавык кытаклый дип, әтәч тә кытаклаган.

Туйга да шул әтәч башын өзәләр, үлек ашына да.

 

Аның әтәче дә кубыз уйный.

Аның әтәче дә күкәй сала.

Йомыркадан чыкканчы әтәч булган.

Кызыл әтәч җибәрү.

Әтәч белән сука сөрү.

Әтәч булып җитмәгән, читәнгә менеп: «Кикрикүк!» - дигән.

 

ҮРДӘК

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумар.

Балалы үрдәк күлдән китмәс.

Берәүнең үрдәген ашасаң, казыңның аягыннан тотып тор.

Бөтен дөньяны су алса, үрдәккә ни гамь бар.

Йөзә белмәгән үрдәк суга кермәс.

Симертергә ябылган үрдәк ашаудан туймый.

Үрдәк, ашаганда, хуҗасының өй кыегына карап ала, ди: «Ашасам, өй кыегы да бар әле»,- дип.

Үрдәк баласы күкәйдә үк суны белә.

Үрдәк биргән - каз көтәр.

Үрдәк, ничаклы ыспайланса да, аккош була алмый.

Үрдәк: «Ризыгымның өйдәгесен тавык ашый, судагысын балык ашый»,- дип кайгырыр, имеш.

Үрдәк теләген теләшкән тавыкның оясын су басар.

Үрдәк, үзенә ышанмаса, әкәлә йотмый.

Ал арның үрдәге дә каз кебек.

Үзем тук, үрдәгем ач.

Үрдәгенә каз кую.

Үрдәк биреп каз алган.